8 май көнне Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Парижның Республика мәйданында Икенче дөнья сугышында һәлак булган татарларны искә алып пикетка чыкты.
"8 май Европада Дөнья сугышында һәлак булучыларны искә алу көне. Бу минем өчен дә искә алу көне, чөнки бер бабам һәм әтинең абыйсы сугышта һәлак булды. Әтием дә сугышта катнашты, ул 1970 елда һәлак булды. Гомумән сугышта һәлак булган татарларның төгәл саны билгеле түгел. Казандагы тарихчылар дөрес санны исәпләп чыгарсын иде. һәлак булганнарның саны миллионнан күбрәк дип уйлыйм. Һәр авылдан 200-300 кеше сугышка киткән һәм бик азлар гына кире әйләнеп кайткан. Хәбәрсез югалганнарның саны гына да 300 мең кеше.
9 май Мәскәүдә зурлап парад уза, фашист Русиясендә фашист Германиясен җиңүне бәйрәм итәләр. Әмма җиңүнең варислары Путин түгел. Җиңүнең чын варислары фашист Русиясенә каршы көрәшүчеләр, ягъни без", ди Зәкиев.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум